2020 елдан һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, шулай ук хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылучы һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен каралган. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эш бирүчеләр заявкасы буенча да, күрсәтелгән гражданнарның мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән очракта да укытуны оештырырга тиеш. 50 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнар үз теләкләре һәм ихтыяҗлары буенча теләсә кайсы юнәлешне сайлый.
Кызыксындырган сораулар буенча "Яңа Чишмә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесенә Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итегез. Телефон: (84348) 2-23-43.